«Экотрадиция 2018» халыкара конкурсы башлана

 

Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар «Экотрадиция 2018» халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану культурасын үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның дәвам итү вакыты 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.

Конкурста 2018 елның 22 февраленнән 22 маена кадәр катнашырга була.

Моның өчен оештыручының http://organicalliance.ru/ сайтыннан анкетаны алырга һәм тутырырга кирәк. «Экотрадиция» конкурсын оештыру комитетына» дип язып куелган эшләрне info@organicalliance.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылачак, конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эшләр «Экологик гореф-гадәтләр» җыентыгына кертеләчәк.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram