2020 елга Татарстанда ясалма дарулар калмаячак

2020 елга Татарстанда ясалма һәм куллану вакыты чыккан дарулар калмаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин сөйләде.

Дару препаратларын маркировкалау уңаеннан Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелек федераль хезмәте куллану вакытын гына түгел, даруның бәясен дә контрольдә тота алачак.

Һәр дару кабына куелган уникаль чип-кодта препарат турында бөтен мәгълүмат — кайда һәм кайчан җитештерелгән, куллану вакыты сакланачак.

Шул ук вакытта препаратларны маркировкалау даруларның бәясе күтәрелүгә китерәчәк. Белгечләр сүзләренчә, шулай да ул артык сизелерлек булмаячак.
Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram