Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары төзеләчәк

 

Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны оештыру максатыннан, Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары ачылачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлеген җайга салу өчен, район үзәкләрендә агросәнәгать парклары ачарга җыенабыз. Беренчесе – Зәйдә булачак, аның планы инде әзер”,– диде Марат Әхмәтов.

Мини агропаркларны финанслау өчен бюджеттан 90 млн сум акча бүленәчәк. Сәүдә паркы өчен җир бүлү, коммуникацияләр уздыру эшләрен муниципаль районнар башкарырга тиеш булачак.

Районнарда төзелгән агросәнәгать парклары авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары идарәсенә тапшырыла.

«Татар-информ» алданрак хәбәр иткәнчә, Марат Әхмәтов Татарстанга сөт мәсьәләсен җайга салу өчен вакыт кирәк, диде.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram