Казанда Черек күл янә хәйрия мәйданчыгына әвереләчәк

 

16 февральдә, җомга көнне, Казанда Черек күл паркы территориясендә янә хәйрия акциясе үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар бары шугалакка килеп кенә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында тәрбияләнүчеләр өчен ярдәмнәрен күрсәтә алачак. Спорт инвентарен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга җыеп тапшырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Добрая Казань” проекты кысаларында уза торган әлеге акция шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм ул хәйриячелек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram