#атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева да кушылды

 

Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева да кушылды.

Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: әлеге флешмоб — «Татар-информ», Татар дәүләт филармониясе, «Тәртип» радиосының уртак проекты.Аны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев башлап җибәрде, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, соңрак Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университеты Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин кушылды.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram