Гадәти булмаган сәбәп Илназ Гариповның концертына «нокта куйган»

 

 

 

 Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Илназ Гариповның зур концерты буласы иде — булмады. Чөнки һава торышы Татарстанда үз «сольный концертын» бирде. Ә Илназны юлга чыгармаганнар.+

“Трасса ябык булганлыктан, ЮХИДИ инспекторы микроавтобуска төялгән төркемебезне юлга чыгарудан баш тартты. Концерт «яна», халык көтә дип ничек кенә үгетләмәдек, булмады. Бу инспектор үз эшенә тугры кеше булып чыкты, — дип аңлатты килеп туган хәлне җырчы Матбугат. ру хәбәрчесенә. — Хәлебезгә кергән тамашачыбызга рәхмәт инде, аңладылар. Гомумән тамашачыларыма сокланам, алар белән горурланам: яшәргә яратып яши торган халык. Ә Чаллыдагы концерт, Алла боерса, 8 апрель көнне булачак. Буран-давылларына үч итеп”, — дип сөйләде Матбугат.руга Илназ.

 Чыганак:Матбугат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram