Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен, Татарстанда яңа технологияләр кулланыла

 

 

Узган ел Татарстан юлларында 425 кеше һәлак булган, 5 628е төрле дәрәҗәдәге имгәнү алган. Шул ук вакытта бү күрсәткеч Идел буе федераль округында иң түбәне. Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен, Татарстанда яңа технологияләр кулланыла башлаган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе республиканың сигез районы һәлакәтләр күрсәткече буенча аутсайдерлар исәбендә булуын әйтте. Икенче ел рәттән әлеге исемлектә Зәй, Сарман һәм Теләче районнары бар.

“Кичекмәстән бу районнарга чыгарга кирәк”, — диде ведомство башлыгы үз кул астында эшләүче хезмәткәрләргә.

Ленар Габдрахманов сүзләренчә, узган ел Татарстан Дәүләт автоинспекциясе яңа технологияләр куллана башлаган. Мисал өчен, фото һәм видеотеркәү камералары зонасы арткан. Юл-транспорт һәлакәтен булдырмау максатында, җәмәгать транспортында машина йөртүчеләрне күзәтү өчен камералар урнаштырылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Росгвардия аэростатын куллана – аның камералары юл кагыйдәләре бозылуны һавадан — югарыдан ачыклый.

“Кагыйдәләр бозуга юл куймау — төп чара, шулай да иң мөһиме – профилактика”, — дип билгеләп үтте Габдрахманов.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram