“Бигеш” аэропорты язын Екатеринбургка, Минераль Суларга һәм Даламанга рейслар ачачак

 

 

“Бигеш” аэропорты өч яңа юнәлешкә рейс ачачак. Март аенда Екатеринбург, Минераль Суларга һәм Даламанга рейслар булачак, дип хәбәр итә “Челнинские известия” басмасы.

Екатеринбургка очышлар 7 марттан старт ала һәм алар чәршәмбе, якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Минераль Суларга 6 марттан сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачаклар. Очышлар CRJ-200 самолетларында башкарылачак.

Шулай ук май уртасында Төркия шәһәре Даламанга чартер рейслар ачыла.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram