Бүген хезмәттәшебез Вәлиева Алсу Равил кызының туган көне!

Бүген хезмәттәшебез Вәлиева Алсу Равил кызының туган көне!

Алсу!Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйбыз!

Гыйнвар аеның кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләредәй, күңелең матур, даладай киң булсын. Саулык,иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!

 

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең-зур бәйрәмең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram