Салаватка туган көненә мең тәңкә акча тоттырганнар

 

 

Казанның филармония залында халык артисты Салават Фәтхетдиновның концерты узды. Мэтр үзенең 58нче туган көнен дә, гадәттәгечә, сәхнәдә үткәрде.

Салават Зәкиевичне котларга дип Рифкать Миңнеханов, Илшат Фәрдиев, Миләүшә Айтуганова, Марат Нуриев, Илгиз Гыйләҗев, Хәлил Шәйхетдинов кебек дәрәҗәле кунаклар килгән. Барысы да җырчыны котлап, бик матур теләкләр теләгән.
«БИЗНЕС Online» билгеләп үтүенчә,  Илсөя Бәдретдинова Салаватны хәтта «патша» дип атаган: «Салават Зәкиевич — патша! Салават — минем остазым! Салават — безнең өчен барысы да! Ул халыкчан, ялганлый белми, туры бәреп әйтә, шуңа да аны яраталар», — дигән.
Бүләкләр дә үзенчәлекле: Әбри Хәбриев мэтрга үзе ясап җырчының потретын бүләк иткән.  Равил Шәрәфиев базарда артистка бүләк итәрдәй чәчәк бәйләмен тапмадым дип, мең тәңкә акча тоттырган. Элвин Грей Рифат Зарипов аша видеокотлау юллаган. Данир Сабиров хаски пародасыннан булган эт көчеге бүләк иткән.

 Чыганак: Матбугат.ру

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram