Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыклары җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр

«Балалар бу эштә катнашырга – кәгазь, пластик, батарейкалар тапшырырга әзер. Предприятиеләр мәктәпләр белән килешү төзи ала, балалар исә бераз акча эшләячәк», — ди министр.

Сергей Донской совет заманында мондый тәҗрибәнең кулланылуын, балаларның кефирдан бушаган пыяла шешә кебек әйберләр тапшыруын да искә ала.

«Мин мәктәптә укыганда һәм студент елларында пыяла савытлар да, макулатура да тапшыра идем, — ди Донской. — Миңа шуның өчен китап бирәләр иде. Әлеге механизмны яңадан эшләтеп җибәрергә беркем дә комачауламый».

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram