Путин: 1 майдан минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына тигезләячәкләр

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 1 маеннан хакимиятнең минималь хезмәт хакын яшәү минимумына тигезләү мөмкинлеге бар, дип белдерде. Бу хакта «Газета.Ru» хәбәрчесе белдерә.

«Бу күрсәткечләрне 2019 елның 1 гыйнварыннан тигезләү планлаштырылган иде», — диде РФ Президенты.

Хәзергә минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум тәшкил итә, яшәү минимумы – 11 меңнән артык, дип ачыклык кертте Президент.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram