Экспертлар 2017 елда Россия автобазарындагы биш иң яхшы автомобильне атады

 

 

 

Экспертлар 2017 елда Россия базарында пәйда булган биш иң яхшы автомобильдән торган рейтинг төзеде, дип яза «Известия».

Исемлеккә Lada Vesta SW Cross автомобиле, Kia Rio, Honda CR-V һәм Hyundai Solaris ның яңа версияләре, шулай ук Mazda CX-9 машинасы керде.

CarsWeek.ru порталы экспертлары Россия сатып алучылары арасында әлеге автомобильләрнең популярлык казануы турында белдерде.

«Безнең фикеребезчә, Lada Vesta SW Cross автомобиленең яңа модификациясе 2017 елның төп яңалыгы булды. Ул хәзерге вакытта күп кенә чит автомобильләре белән лаеклы көндәшлек итә ала», — дип искәртә рейтинг авторлары.

Әлеге модельгә 1,6 һәм 1,8 литр күләмле двигательләр куелган һәм җиһазланышы да югары дәрәҗәдә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram