Ана капиталы программасы 2021 ел ахырына кадәр озайтылды

 

 

РФ Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Әлеге канун нигезендә, гаиләләр Ана капиталы акчаларын бала мәктәпкә кергәнче үк белем бирү хезмәтләренә түләргә тота алачак. Элеккеге мөмкинлекләр дә (әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешен тулыландыру, баланы укыту, физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы дәвалау, гаиләнең торак шартларын яхшырту) үз көчендә кала.

Моңка кадәр документ Дәүләт Думасында кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды. Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram