Алкоголь продукциясен законсыз җитештергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә

 

 

 

Алкоголь продукциясен законсыз җитештергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көзге сессиядә Россия Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, төбәкләрдән алкоголь базары белән бәйле тәкъдимнәр күп килгән. “Бу өлкәдә хокук бозуларга карата шикаятьләр һаман күп. Әлегә кадәр алкоголь продукциясен легаль булмаган рәвештә җитештерү бар. Без аны тәртипкә китерергә телибез. Шуңа күрә безнең тарафтан закон проекты әзерләнде. Алкоголь продукциясен законсыз җитештерү өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгын да кертергә булдык. Җинаять кодексына шундый төзәтмәләр кертелә. Административ кодекста да штрафлар күпкә арттырылган. Физик затларга да, юридик затларга карата да. Безнең бу тәртипсезлек белән көрәшер чарабыз башка калмады”, — дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram