Бүген Гөлиянең туган көне!

 

Бүген хезмәттәшебез Гөлия Хәйдарованың туган көне!Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.Тормышында зурдан-зур уңышлар,ак бәхет,ныклы сәламәтлек юлдаш булсын!!!

Гөлия!!!

Тыңла әле, тыңла, бүген сине
Туган көнең белән котлыйлар,
Җырга, изге теләкләргә күмеп,
Яшьлек хисләреңне саклыйлар
Еллар үтә диеп хафаланма,
Күңел унсигездән узмый ул.
Тузса тузсын еллар тузаннары,
Кеше җаны һич тә тузмый ул.
Кара әле, кара тирә-якка,
Синең белән бии табигать.
Еллар белән кеше картаймый ул,
Диюләре чынлап хакыйкать.
Елмай әле, елмай, бүген синең
Күңел шатлык белән тулган көн.
Күрәсеңме, елларны санамый
Үзеңә елмая туган көн.

Хисләр ташый йөрәк түреннән,
Саф теләкләр булып түгелә.
Сине туган көнең белән
Тәбрик итәбез чын күңелдән.
Тормыш юлын уз син шатлык белән,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын
Вак яңгырлар аны юмасын.

Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram