Россиядә юл билгеләренең зурлыгын киметергә ниятлиләр

Россиядә хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 чакрымга кадәр чикләнгән урамнарда юл билгеләренең зурлыгын киметергә ниятлиләр, дип яза «Известия».

Юл билгеләре ике тапкыр кечкенәрәк (киңлеге һәм биеклеге 40 – 50 сантиметрга кадәр) булачак. Бүген ул 70 – 90 сантиметр тәшкил итә. Аларны шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту, урамнарны «визуаль чүп-чар»дан арындыру өчен, нигездә, кала үзәгендә урнаштырачаклар.

Әлеге эксперимент Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир һәм Сарытауда кертелгән инде. Тәҗрибәне бөтен ил буйлап таратырга ниятлиләр.

Башлангыч стандарт 2020 елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булачак.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram