Аида Гарифуллина Grammy музыкаль премиясенә тәкъдим ителгән

 Дөньяның иң күренекле музыкаль премиясе булган Grammyның яңа номинантлары билгеле булды. 

Исемлектә “Иң яхшы опера язмасы” номинациясендә татар опера җырчысы Аида Гарифуллина да бар. Исемлеккә, шулай ук, танылган дирижер Валерий Гергиев та кертелгән. “Иң яхшы классик альбом” номинациясендә вафатыннан соң Дмитрий Хворостовский бар.

Grammyның музыкаль премиясен тапшыру тантанасы Нью-Йоркта 28 январьга билгеләнгән. Бу юбилей тантанасы булачак – музыкаль премия алтмышынчы тапкыр тапшырыла.

Мәгълүмат өчен. Grammy музыкаль премиясенә 2016 елның 1 октябреннән соң чыккан язмалар тәкъдим ителә. Быелдан башлап академия әгъзалары интернет аша тавыш бирә алачак.
Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram