“ВКонтакте” социаль челтәрендә яңалык — хәбәргә үзгәреш кертү мөмкинлеге барлыкка килде

“ВКонтакте” социаль челтәрендә яңа функция барлыкка килде – хәзер кулланучылар җибәрелгән хәбәрләрне тәүлек дәвамында төзәтә ала, дип җиткерә социаль челтәр хакимияте.

Сайтта хәбәрләрнең тулы һәм мобиль версиясен камилләштерү өчен, “иконкага” карандаш белән төртергә, текстны үзгәртергә һәм “галочкага” басарга кирәк. Җибәрелгән текстны 24 сәгать эчендә төзәтергә була.

Шулай ук төркем чатларын ачучы кешеләр яңа катнашучылар чакыру өчен сылтама булдыра ала. Шулай булганда, теләге булган һәркем әңгәмәгә кушыла ала, аның өчен оештыручыларга әлеге катнашучыны дусларга теркәү кирәкми.

Социаль челтәрдәге яңалыкны кушымтаны яңарткач кына бәяләп булачак.
Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram