Бүген хезмәттәшебез Илгиз Исламгәрәевнең туган көне!!!

Бүген хезмәттәшебез Илгиз Исламгәрәевнең туган көне!Аны чын күңелдән котлыйбыз!!!

Илгиз!!!Сиңа исәнлек-саулык,ак бәхетләр,уй-хыялларыңны чынга ашырып яшәвеңне телибез!!!

Мәхәббәт хисеңнең очы да, кырые да булмасын, ул татлы тойгыдан күңелең мөлдерәмә тулып торсын. Бәхет кояшың мәңгегә балкысын, нурлары җаныңда сүнмәсен-сүрелмәсен!!!

Туган көндә үзеңне
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйбыз,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гүзәлләр иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә))))))

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram