Исәнме,Әни!

Әниләрегезгә үз хисләрегезне ничек белдерәсез?Хат язасызмы?

Әйдәгез әле,аларны безнең белән дә уртаклашыгыз,»Күңел» радиосы сайтының  Студия битенә http://kunelradio.ru/studiya/  юллагыз!

Иң эчтәлекле һәм матур хатка бүләгебез дә бар.

Нәтиҗә 24 нче ноябрьдә ясалачак.

12+

6 Responses to Исәнме,Әни!

  1. Ландыш:

    Исэнме,энием!
    Куптэн сина язарга уйлап йори идем. Сузне нэрсэдэн башларга белми йордем.
    Ни хэллэрдэ яшэп ятасын?Борчуларын юкмы?Саулык-сэламэтлек ничегрэк?
    Эни…нинди боек исем!..Нэрсэ житэ ЭНИ булуга…
    Нинди матур сузлэр…
    Кайчагында, игътибар да эзрэк була тосле Сина карата…Кайчагында,ачуланабыз да эйткэн сузенэ. И, Эни! Нигэ,нигэ эйттем,нигэ рэнжеттем инде сине дип,узем борчыла башлый.
    Балалар кечкенэ вакытларын хэтерлэми дигэн булалар…Э,мин-киресенчэ…
    Бергэ-бергэ беренче адым ясауларны…Беренче тапкыр Сина Таба йогеруем…
    Эни,хэтерлисенме,эти эштэн кайткач,кабат йореп курсэтергэ телэуне…
    Балалар бакчасына,бэйрэмгэ янадан яна кулмэклэр тегулэрен…
    Беренче тапкыр мэктэпкэ бару,аттестат,диплом алу: минем янэшэмдэ эти белэн синен куллар, Энием!
    Тормышлы булгач та,балаларнын яраткан эбилэре син-энием!
    Син булганга без бэхетле!
    Син булганга ой ямьле!
    Син бит безнен кадерлебез!
    Сина мен рэхмэтлэр эйтэбез!
    Хат язуымнын сэбэбе-сине энилэр коне белэн дэ котлыйбыз!!!
    Энием!!!hэрвакыттагыча колэч йозле,тэмле телле булып калуынны телэп калабыз. Эти,Ленар,Сабина,Рамазан,Ринат исеменнэн сине яратып,кызын Ландыш.

  2. Ландыш:

    Исэнме ,энием!
    Купме эйтелмэгэн сузлэрем,ясалмаган адымнарым бар минем синен якка…. Шушы хатым белэн сина уземнен барлык хислэремне житкерэсем килэ.Ин беренче сузем сина энием: мина бэлэкэйдэн тоннеренне йокламича телэгэн телэклэрен барысы да кабул булды. Мин бу доньяда бэхетле чонки яраткан энием исен сау, Тормыш иптэшем мине хормэт итэ, ярата ике кызым пар канатларым, эшемдэ хомэт итэлэр…..
    Шунын очен мин сина Бик Зур Рэхмэтле мина бу доньяны биргэн очен авырлыклардан курыкмича устереп кеше иткэн очен.Син минем очен эти дэ эни дэ була белден, лэкин назынны бер дэ жэллэмэден,хэр вакыт минем очен таяныч терэк иден. Минем очен тырышып очэр эштэ эшлэден,ач ялангач итмэден,этиле кешелэрдэн ким йортмэден. Хэзер дэ куз алдымда кулга кул тотонышып йоргэннэр, серлэшэ серлэшэ сойлэшулэр. Мине укыттын, олы тормыш юлына озаттын….Хэзерге вакытта сине яратып дэу энием дип ике оныкчыгын бар. Аларных рэхэтлеген куреп озак яшэ энием.Алар бит сина коч биреп торалар,яраталар. Э без синен догаларын белэн, матур сузлэрен белэн куанып яшибез. Без сине бик нык яратабыз хэм хормэт итэбез. Хат язучы синен бэлэкэй кызын Ландыш.

  3. Фарида:

    Исэнме, энкэем!
    Уземнен чэчлэремэ чал тошсэ дэ,мин сина «Энкэем» дип, эндэшэм.Бэлэкэйдэн ук шулай ойрэнгэнмен, эни диеп , нишлэптер ойрэнэ алмадым.
    Энкэем, ничек синен сэлэматлеген? Тонлэрен йоклый аласынмы? Безнен очен борчылма, бар да яхшы, аллага шокер.
    Уткэннэр иске тошеп китте….60 нчы еллар азагында, син акча эшлэргэ дип, Узбэкстан якларына юл тоткансын, чонки авылдагы туган йортыгыз эчереп жиргэ сенгэн , тубэдэн янгыр уткэн.Эниеннен бар омете синдэ булган.Алты бала булуга карамастан, син анын кызы да, улы да булгансын.Абыен Мурманский шэhэрендэ, хэрби хезмэт иткэн жирендэ гайлэ корып калган.Ике энекэшен дэ йорт торгызу турында кайгыртмаганнар.Ике апан кияудэ, уз гайлэлэре белэн башка шэhэрдэ яшэгэннэр.Этиен Боек Ватан сугышыннан яраланып кайтып, урын остендэ бик озак чирлэп ятканнан сон, гур иясе булган. Ботен авырлык синен жилкэгэ тошкэн.
    Узбэкстан басуларында , сэгать 4 тэн торып мамык жыйгансын, су эчендэ доге устергэнсен.Анда сина тиннэр булмаган, алдынгылыкны берэугэ дэ бирмэгэнсен.
    Йорт алырлык акча жыйгач, туган авылга кайтып алты почмаклы ой житкергэнсез. Эбием улгэнче сина рэхмэтле булган.
    Ихатадагы барлык эшлэрне, энкэем, син башкаргансын( койма тоту, тубэ ябу, ой тышлау) …
    Э инде, вщ 70 нче еллар ахрында Чаллы шэhэренэ килеп урнашканбыз. Син тозелешкэ барып эшкэ кергэнсен.Анда плитэ ябыштыручы булып эшлэп, куп мактау грамоталары белэн булэклэнеп, лаеклы ялга чыккансын.
    Энкэем, мин синен бердэнбер кызын булуга карамастан, син мина дорес тэрбия бирден. Гадел булырга ойрэттен, олыларны хормэт итэргэ, ярдэмчел булырга кирэк икэнен анлаттын. Минем ике кызымны да, тэрбиялэргэ ярдэм иттен. Хэзер инде алар узлэре-энилэр.Анда да, синен ярдэмен гел тиеп тора.
    Энкэем, рэхмэт сина барсы очен дэ. Сау — сэламэт бул,озын- озак безне соендереп, бергэ- бергэ яшэргэ язсын ходай! Без сине бик нык яратабыз!
    Сэлэм белэн кызын -Фэридэ, оныкларын — Айгол, Ландыш, оныкчыкларын — Ислам белэн Валерия. Сау булып тор.

  4. Гульгена:

    Исэнме инэй, хэлен ничек
    Эткэй ни эшлэп ята?
    Сезне сагынып ераклардан
    Топчек кызын хат яза.
    Алдым инэй, язган хаткаенны
    Кабат- кабат аны укыдым
    Сагынукайларыма тузэ алмыйча
    Сина хат язарга утырдым.
    Сэлам сезгэ яраткан кияуннэн,
    Ике кызым, оныкларыннан!
    Чын йорэктэн чыккан сузлэремне
    Кабул итеп ал син кызыннан!
    Бик сагындым сине инэй,
    Булмый язып кына анлатып.
    Кара_ каршы утырып, рэхэтлэнеп,
    Чэй эчэсе иде бер кайтып.
    Ап-ак чэчлэренне сыйпый-сыйпый
    Рэхмэтлэр килэ эйтэсе!
    Иннэренэ синен башны салып,
    Хэллэремне сина сойлисе.
    Сойлэшергэ хэрчак вакыт житми
    Кайткан чакта инэй янына,
    Менэ хэзер шушы укенулэр
    Тынгы бирми минем жаныма.
    Бик еш кына кайтып торсак та без,
    Эйтелмэгэн сузлэр куп калган.
    Адресын инде узгэрсэ дэ
    Сина хат язарга утырдым.
    Эле дэ кайтабыз без синен янга,
    Каберенэ зиярат кылабыз.
    Бу хатыма каршы жавап хаты
    Килмэсен дэ белеп торабыз.
    Исэн чакта дуслар, энкэйлэрнен
    Кадерлэрен белергэ кирэк.
    Хатлар язып, жавап килмэгэчтен
    Ярылырга житэ шул йорэк….

  5. Мөршидә:

    Гомер көзләреңә якынлашып, үзендә дәү әни булгач, яшәүнең мәгънәсен ныграк аңлыйсың икән.
    Кадерле кешеләреңә тиешле игътибарны да, мәхәббәтнедә тулысынча бирә алмаганга йөрәк әрни, ләкин үткәннәргә юллар ябык. Шуңа, әйтеп бетерә алмаган, җылы сүзләремне, йөрәк сыкралаурымны, синең якты рухына багышлап яздымәңкәй.

    Дога булсын.

    Җилләрдәндә җитез әңкәем син,
    Исемнәрең матур – оркыя.
    Сине сагынып язган бу юлларым
    Дога булсын синең рухыңа.

    Тырыш идең әңкәй, чиста иде күңелең,
    Тел йотарлык пешергән ашларың,
    Көтү киткәнче үк, юып куя идең,
    Сап-сары итеп баскыч башларын.

    Хәрәкәттә булдың, ял күрмәде әңкәй
    Яргаланып беткән кулларың
    Төннәр буе безгә бияләйләр бәйләп,
    Таң атканчы юып куйганың.

    Кышкы суыкларда, без торганчы диеп,
    Ягып куя идең мичләрне,
    Мичтә пешкән ипекәйләрнең исе,
    Тутыра иде өйнең эчләрен.

    Йөмшак мендәрләргә чумып,
    Җылы юрган ябынып,
    Үтте безнең гамьсез балачак,
    Татлы йокыбызны, фәрештәйдәй саклап,
    Баш очында әңкәм торачак!

    Тәрәзәдә әңкәм күзләре.

    Әңкәемнең якты күзләредәй
    Тәрәзәләр карый юлларга
    Балалары һаман көттерәләр,
    Адашкандай өрмә – буранда
    Балаларның – инде үз тормышы.
    Дөнья казанында кайныйлар,
    Ашыгалар, абыналар, әңкәй көтә һаман,
    Ләкин алар бушый алмыйлар.

    Туган өйнең таныш тәрәзәләре
    Әнкәемнең үгет – сүзләре,
    Маяк кебек безгә юл күрсәтеп йорде,
    Тәрәзәдән әңкәм күзләре.

    Әңкәем юк инде. Көтми әңкәй,
    Тәрәзәгә терәп күзләрен,
    Бакча коймасына юып элгән,
    Җилдә җилфердәми инде керләрең

    Тәрәзәләр елый, олы юлга карап,
    Корыганнар тамчы гөлләрдә
    Өебезнең яме! – син булгансың әңкәй,
    Су сибүче шушы гөлләргә.

    Әңкәйсез өй. Безне сагынып кабат,
    Бишек җыркайларын көйләрме?
    Олы юлга карап, тәрәзәләр үкси,
    Ятим итмәгез, — дип өйләзне.

    Мамбетова Мөршидә. Мөслим. Тел.: 89872769791

  6. Фарида:

    Исэнме, Энкэем!
    Элеккеге хатым сина барып житте микэн, мин сина икенчесен юлларга булдым. Бер хатка гына сыйдырып буламы сон, сина эйтэсе килгэн сузлэрне??!
    Беренче хатымда ничек синен авырлыклардан курыкмаганын , кочле рухлы булуын турында язган булсам, бу хатымда сине бутэн яктан искэ тошерэсем килэ.
    Энкэем, синен тоннэрен сойлэгэн экиятлэрен хаман да колагымда. Чирлэгэч, кырымда утырып йоклаганнарынны да оныта алмыйм.
    Ялгышлыклар эшлэсэм дэ , син мина иплэп анлаттын, дорес юлны табарга юл курсэттен. Хэтерлисенме, син мина кишер тутэлен утарга кушкан иден? Мин утадым, тик тутэлнен чубе дэ , кишере дэ калмаган иде. Э , син ачуланмадын, киресенчэ колеп жибэрден.
    Энкэем, син пешергэн ризыкларны ашасан теленне йотарлык тэмле. Татлы чэкчэк , кош теллэре еракларга кучтэнэчлэр булып киттелэр. Этинен энисе 90 яшенэ хэтле, сый- хормэттэ яшэде.
    Чигу- бэйлэу сэлэте дэ сине урап узмаган. Без барыбыз да, син бэйлэгэн йомшак- жылы оекбашлардан йорибез.
    Синен барлык эшлэрен турында язсам, бер китапка тулыр иде могаен.Калганын килэсе хатымда язармын .
    Энкэем, хатымны тэмамлап, сине Энилэр бэйрэме белэн тэбрик итэбез.Сина ныклы сэлэматлек, озын гомер телибез. Без сине бик тэ яратабыз, хормэт итэбез.Сэлэм белэн кызын- Фэридэ, оныкларын- Айгол белэн Ландыш, оныкчыкларын- Ислам белэн Валерия.
    24 ноябрь 2017ел. Чаллы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram