Дәүләт Думасында балалар иминлеге мәсьәләләре буенча совет төзелде

Дәүләт Думасында балалар иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны камилләштерү һәм аларның тормышы, үсеше өчен уңайлы мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча эксперт советы төзелде. Әлеге советны төзү инициативасы белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая чыкты, дип яза «Известия».

Совет балалар иминлеге өлкәсендә гамәлдәге законнар һәм яңа закон проектларын анализлаячак, шулай ук аларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Ирина Яровая сүзләренчә, яңа орган балаларның мәгълүмати иминлеге, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, балалар ялын оештыру, шулай ук яшьләр арасында экстремизмны кисәтү белән шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, мәктәпләрдә туклануның сыйфаты мәсьәләләрен контрольдә тотачак.

Совет составына элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, омбудсмен Анна Кузнецова, Эчке эшләр министрлыгының махсус техник чаралар бюросы башлыгы Алексей Мошков, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Диана Гурцкая, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов, әйдәп баручы университетлар һәм медицина учреждениеләре вәкилләре керде.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram