Төркия Россияне янә томат белән тәэмин итә башлады

Төркия чикләүләрдән соң янә Россиягә беренче партия томат җибәрде, дип яза ТАСС Anadolu Ajansı га сылтама белән.

Басма мәгълүматлары буенча, беренче партияне Agrobay Seracilik предприятиесе җибәргән, ул Россия компанияләре белән быел 5 мең тонна томат белән тәэмин итү турында килешү имзалаган.

Төркия предприятиесе идарәсе әгъзасы Арзу Шентюрк раслаганча, Төркия помидорлары партиясен Россиянең Төньяк башкаласына җибәргәннәр инде.

Агросәнәгать компаниясе вәкиле помидорлар партиясе җибәрелү фактын раслады, 20 тонна яшелчә шулай ук Мәскәүгә дә җибәрелгән. Россиядә компания X5 Retail Group һәм «Лента» ритейлеры белән эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram