Салават Фәтхетдинов Мактаулы исемгә лаек булды

Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институтының Мактаулы профессоры исеменә лаек булды.

Казан дәүләт мәдәният институтында уку йортының туган көненә һәм Беренче курс студенты көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов та бар.

Бәйрәм барышында Казан дәүләт мәдәният институтының «Татар театр эстрадасы» бүлегенең сәнгать җитәкчесе Салават Зәки улы Фәтхетдиновка Казан дәүләт мәдәният институтының Мактаулы профессоры исеме бирелде. Аңа барлык студентлар каршында профессор киеме бүләк ителде.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram