Радик Юльякшин автомобильләр юучы булып эшли?

Elvin Grey тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Башкортстан Республикасының атказанган җырчысы Радик Юльякшин тамашачыларга “Роза” клибы премьерасын тәкъдим итте, дип яза “Башинформ”.

Җырчы бу хитны күптән башкара һәм тулы заллар җыя. Әмма клипны әле генә чыгарырга булган.

Режиссер сценарие буенча Радик Юльякшин – автомобильләр юа, яратканын тәэмин итү өчен акча эшли. Ә кассада эшләүче кызның күңелен бай ир-ат яулап ала, әмма озакка түгел.

Elvin Grey ның яңа клибын бер тәүлектә 30 мең кеше караган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram