Бүген «Күңел» радиосы җитәкчесе Рүзилә Гатинаның туган көне!

Бүген «Күңел» радиосы җитәкчесе Рүзилә Раиф кызы Гатинаның туган көне!Аны чын күңелдән котлыйбыз!!!

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгын,матур хатирәләрне әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

«Сәламәтлек, бәхет, шатлык
Булсын иде, — диләр күбрәк».
Нидер һаман җитми кебек,
Гади генә бер сүз кирәк.
«Дөнья мәшәкате күмгән,
Ял итәсен, — диләр — сирәк».
Онытылып торыр өчен
Җанга якын бер сүз кирәк.
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Бергә булулары бик күңелле,
Дип җырлыйлар безнең дулкында.
Аралашып кына, бергә-бергә,
Гомер итик әле һаман да.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram