Татарстанда көчле җил, бозлавык һәм буран көтелә

 

Якын көннәрдә Татарстан актив циклонлы кар өермәсе тәэсирендә булачак. Республикада көчле җил һәм бозлавык белән буран фаразлана. Бу хакта бүген “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина җиткерде.

“Россиянең барлык Европа территориясендә актив циклонлы кар өермәсе күзәтелә. Ул безгә Европаның төньяк-көнбатышыннан килде. Хәзер аның үзәге Мәскәүдән төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Татарстан инде әлеге циклон тәэсиренә эләкте. Республикада яңгырлар явачак”, – дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

Бүген, 31 октябрьдә,  республика буенча җил секундына 18 метрга кадәр көчәйде. Урыны белән ул секундына 15 – 20 метрга кадәр җитәчәк. Алдагы тәүлектә Татарстанда шундый ук һава торышы, яңгыр һәм юеш кар булачак.

“1 ноябрьдә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Казанда ул секундына 20 метрга кадәр булачак. Температура 0дән +5 градуска кадәр саклана.

Пәнҗешәмбе, 2 ноябрьдә, юеш кар, урыны белән буран көтелә. Җил республика буенча секундына 18 метрга кадәр булачак. Температура төнлә һәм көндез -3тән +2 градуска кадәр, җылы саклана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин”, — дип билгеләп үтте Ирина Трущина.

Җомга, 3 ноябрьдә, җил уртача, кыска вакытлы юеш кар явуы көтелә. Температура төнге сәгатьләрдә -1дән -6 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура -2 дән +2 градуска кадәр көтелә.

Автомобиль йөртүчеләргә юлларда сак булу сорала, урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе республика территориясендә әлегә бозлы яңгыр көтелмәвен җиткерә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram