Казан Кремле иң яхшы музей-күргәзмә комплексы премиясенә лаек булды

Казан Кремле Russian Event Awards-2017 милли премия финалында вакыйгалы туризм өлкәсендә беренче урынны алды һәм “Вакыйгалы туризм үткәрү өчен иң яхшы мәйдан. Музей-күргәзмә комплексы” номинациясе призына лаек булды. Бу хакта “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Russian Event Awards-2017 премиясен тапшыру тантанасы узган ялларда Липецкида узды. Бәйгедә илнең 65 төбәгеннән 639 проект катнашты.
Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram