Сергей Безруков Татарстанда “Театр – балаларга” федераль проектына старт бирде

Татарстан театрларына республика ярдәм итә — хәлләр бик начар түгел. Әмма балалар өчен масштаблы тамаша чыгару өчен шактый акча кирәк. Кичә “Театр – балаларга” партия проектының иҗтимагый советы рәисе, халык артисты Сергей Безруков Татарстан Республикасы театр коллективлары белән очрашуда шушы фикерне җиткерде.

“Партия идеясе белән тормышка ашырыла торган “Театр – балаларга” проекты кирәк, чөнки “Кече шәһәр театрлары” проекты зурлар театрларына булыша. Зурлар түзеп тә тора ала, ә балалар проектларына финанс ярдәме бик кирәк. Балалар театрлары – тәрбия нигезе”, — диде ул.

Әлеге очрашу “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән оештырылды һәм мәгълүматны партиянең матбугат үзәге хәбәр итә.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Татарстанның “Театр – балаларга” федераль проектында катнашуы 2017 елның сентябрендә билгеле була, театрлар инде проект буенча актив эш алып баралар. Очрашуда алты яңа спектакль турында сүз барган.

Искәртеп үтәбез. «Бердәм Россия» партиясенең “Театр – балаларга” проектында Татарстанның дүрт театры катнаша — “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Кариев исемендәге татар дәүләт яшьләр театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры һәм Чаллы дәүләт курчак театры. Әлеге театрларга федераль бюджеттан быел 8,5 млн сум акча бүлеп бирелә, республика бюджетыннан софинанслауны да кушып – 10 млн. сум чамасы. Шуның 3 900 110 сумы – репертуарны яңарту өчен тотылса, 5 872 330 сум – техник һәм технологик җиһазлар алуга каралган. Бу саннарны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәге хәбәр итә.
Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram