ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА: «СӘХНӘ АРТЫНДА ИЛФАК БАСЫП ТОРАДЫР КЕБЕК…»

 

Казанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерты узды. Үзенчәлекле язмышка ия булган, 15 ел дәвамында тамашачысына тугры булган көчле рухлы Илсөя халыкка ачылды. Үзе әйтүенчә, эчендәгесе — тышында. Залда утырган ирләргә дә күз яшен йөгәнләү кыен булды.

Сәхнәдә алар дүртәү — Илсөя, скрипкачы Иркә, гитарист Сергей Тихонов һәм музыкант, җырчы Ильяс Киньягулов. Илсөя концертны үзе алып барды. Шунысы гаҗәп: тәнәфессез 3 сәгать буе барган тамашаны халык бер сулышта карады. Илсөя тормышындагы күңелле һәм моңсу истәлекләре турында сөйләде. Аларның күбесе Илфак турында. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:

«30 май көнне минем 13 ел яшәгән ирем, минем улымның әтисе, минем 300дән артык җырымның сүзләрен дә, көен дә язган автор, мине сәхнәгә чыгарган кеше, алай гына да түгел, дөнья йөзендәге иң кадерле кешеләремнең берсе — Илфак Шиһапов дөньядан китте. Бөтен татар җәмәгатьчелегенә көтелмәгән авыр хәл булды, ә безнең өчен нәрсә икәнен үзегез чамалыйсыздыр. Бер вакытта да алдап сөйли белмәдем, эчемдәге тышымда. Алдан ук әйтеп куям, ниндидер гайбәт сүзләргә ышанып йөргәнче, үземә карап, күземә карап сорагыз».

«Безнең аерылганга ике ел ярым вакыт үткән иде. Ләкин безне үстергән мишәр карчыгы Зәйнәб әби болай дия иде: «Кызым, ике генә нәрсәне җиңеп булмый. Берсе — хис, икенчесе — үлем. Бөтен нәрсәмне, мөлкәтемне бирәм, зинһар, йөрәгемнән чыгарып ташлагыз шушы кешене, дип ялварсаң да, яраткан кешене йөрәктән берничек тә алып атып булмый, кызым, ул — гомерлек. Бөтен нәрсәмне бирәм, зинһар, калдырыгыз шушы кешене, дип ялварсаң да, үлем һәр кешегә дә үз вакыты белән килә. Аерылып кына кешене яратудан туктамыйсың. Мин һәрвакытта да әйттем: аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә. Шуннан соң яңгырлар башланды. Урамда туктаусыз яңгыр яуды, өйдә без улым белән еладык».

«Мин — гаиләдә өченче кыз, мине малай була дип көткәннәр. Ләкин әни нишләптер кыз алып кайткан. Шулай да мин әти белән, әтинең малае булып үстем. Ул мине мотоциклның бензобагына утыртып куя иде. Аякның кәкрелеге шуннан калган. Әти лесник булып эшләде. Урманга йөри идек. Агач үзебезнең кулда булганда, урлап сата идек».

Гомерем буе Татарстанда туганым белән, татар телем белән горурланып яшәдем. Мин — татар кызы. Минем улым бүген 2нче татар гимназиясендә укый. Һәм мин оныкларымның да татар телендә сөйләшүләрен теләр идем. Бу — минем халкым, минем Татарстаным, бу — минем яраткан татар телем. Минем төркемдә төрле милләт кешеләре эшли. Аларның барысы да татар телен ихтирам итә. Татар теле турындагы вәзгыятьне белгәч, Конгодан килгән Оливьер Мукенди татар телендә җырларга теләвен әйтте».

«Быелгы җырларны җырларга бернинди хакым юк. Ул җырлар бүгенге көндә телевидениеда да, радиода да юк. Ләкин сез мине дөрес аңлагыз, зинһар өчен. Минем үз фикеремне әйтәсем килә. Бу җырларның язмышын Илфак белән икәү генә белә идек. Һәрбер җыр бала тапкан кебек якын. Иртәнге сәгать 5кә кадәр йокламыйча, җырның сүзләрен, көен төзәтеп бетереп, җыр язганда, ун тапкыр аерылышып, ун тапкыр дуслашып — нәрсә генә булып бетми иде.

Инде хәзер аларның язмышын үзем генә беләм. Сәхнәдән аягымнан сөйрәп төшергәнчегә кадәр барыбер Илфакның җырларын җырлаячакмын. Төрле сүзләр йөри: ул җырларны Илсөя җырларга тиеш, җырламаска тиеш, башкалар җырласын, бөтенләй җырламасын. Җәмәгать, мин моның белән һич кенә дә килешә алмыйм. Бүгенге көндә татар эстрадасы, гомумән, замана шуның кадәр тиз бара. Ике ай яңгырамыйча торса, ул җырлар шунда ук халык күңеленнән төшеп калачак. Ә мин моны теләмим. Хәзер Илфакның иң беренче язган җырын җырлыйбыз. Ул аны миңа атап язган иде. Беренче тапкыр тыңлатканда, көен дә, сүзләрен дә аңламадым, 7 минут бара да бара, бара да бара. Мин әйтәм, бетми дә ичмасам, нәрсә соң бу? Илфак янымда утыра: «Матурмы, ә?» — ди. «Әй, матуууур, әйдә җырлыйк!» — дидем.

Минем бервакытта да Илфакны «иде» дип сөйләгәнем юк. Алай әйтәсем килми, сәхнә артында басып торадыр кебек. Бөтенебезне дә күрәдер, бөтен нәрсә дә контрольдәдер кебек. Чатнап чыгар да, күзгә карап берәр нәрсә манчыр кебек. Менә шундый инде ул Илфак Шиһапов!..»

«Илфак соңгы җырын, гадәттәгечә, диктофонга яза башлаган. Кызганычка каршы, бер генә куплеты язылган. Шуннан соң Илфак өзелгән. Миңа бу җырны Илфакның беренче гаиләсендәге кызы, минем дус кызым Зәринә бирде. «Илсөя апа, тыңлап кара әле, зинһар өчен. Миңа калса, ул бу җырда бөтен күңел түрендәгесен, сиңа әйтәсе килгәннәрен әйткән бугай», — диде. Беренче танышкан көннән бирле Илфак белән дуэт җырларга хыялландым. Булмады, тыңламады. «Кит инде, Илсөя. Зал тулы халык, алар бит бөтенесе дә исән, бөтенесендә дә икешәр күз. Юк, чыкмыйм», — дия иде. Дөрес, ул соңрак дуэт җырлады, ләкин минем белән түгел. Тик минем күңелдә калды ул, хыял булып калды. Шуңа күрә бу җырны нәкъ менә Илфакның тавышы белән ишеттерәсе килде. Беренче һәм соңгы дуэт…»

«Ул — үзенә күрә сәер кеше, беркайчан да беркемнән курыкмады, үз фикерен күзгә карап әйтә иде. Һәрвакыт үзенең фикере булды. Бөтен нәрсәгә җиңел карый иде. Беркайчан да кеше сүзеннән, гайбәттән курыкмады».

Автор: Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram