ЮХИДИның яңа регламенты хезмәткәрләрне әдәпле булырга мәҗбүр итәчәк

ЮХИДИ хезмәткәрләренә, машина йөртүчеләр белән аралашканда, аларны теләсә нинди билгеләре буенча кимсетү, шулай ук гаделсез рәвештә гаепләү тыелачак. Әлеге административ регламент хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган, дип яза РИА Новости.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре җенес, яшь, раса, милләт, тел, гражданлык, социаль, милек яки гаилә хәле, сәяси яки дини карашлар буенча теләсә нинди кимсетүдән тыелырга тиеш.

Моннан тыш, полиция хезмәткәренә тупаслык, кимсетүле сөйләм, гаделсез гаепләү, мыскыллау сүзләре, хокукка каршы килгән котырту гамәлләре башкару тыела.

Административ регламент 20 октябрьдә үз көченә керәчәк.

Шулай ук юлларда документларны тикшерү нормалары үзгәрәчәк. Аерым алганда, автомобильләрне стационар постлардан тыш тикшерү тыелачак. Юл патруль хезмәте эшчәнлеге күп һәлакәтләр була торган һәм юлның хәтәр урыннарын күзәтүгә юнәләчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram