Россия студентлары Казанга беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча олимпиадага җыелачак

Казанда беренче тапкыр Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаметналь медицина һәм биология институты мәйданчыгында Россиянең медицина һәм башка юнәлешле югары уку йортлары студентлар командасы арасында беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча олимпиада узачак. Бу хакта Казан университеты сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар 12-13 октябрьдә «Заманча этапта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү. Казанышлар һәм перспективалар» дип аталган бөтенроссия конференция кысаларында үтәчәк.

Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Бөек Новгород, Волгоград, Ульяновск, Ижау, Ярославль, Якутск, Екатеринбург, Дагыстан, Рязань, Түбән Новгород, Казанның медицина югары уку йортларыннан, һәм шулай ук Самара, Саранск, Ульяновск, Ижау, Киров һәм Казанның башка юнәлешле университетларыннан командалар катнашачак .

Шунысын әйтергә кирәк, булачак табиб студентлар һәм башка юнәлештә белем алучы студентлар аерым ярышачак, алар өчен практик өлештә дә төрле биремнәр әзерләнгән.

Олимпиада өч этапта узачак: команданың визит карточкасы, теория өлеше (тест) һәм практик өлеш.

Соңгы өлештә булачак табиб студентларга хастаханәдән тыш бала табуда акушерлык өлкәсе, яңа туган баланы реанимацияләү, йөрәк-үпкә реанимациясе, юл транспорт һәлакәтендә беренче ярдәм буенча белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.

Башка юнәлештә белем алучы студентларны медицина бавы ярдәмендә канны вакытлыча туктату, балтыр җәрәхәтләнгәндә чукларны селкетмәслек итеп шина белән бәйләп кую кебек биремнәр көтәчәк.
Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram