Халык артистлары Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров зур юбилейларын билгели

 

Бизмәндә —  ике йолдызБирсә дә биргән бит көз уңышны! Октябрьнең юмартлыгын күр инде — нинди генә исемнәрне тарихка кертеп калдырмаган. Италия композиторы Джузеппе Верди, классик шагыйрь Михаил Лермонтов, танылган немец галиме Фридрих Ницше, язучы, драматург Оскар Уайльд, күренекле урыс шагыйре Сергей Есенин, илебез башлыгы Владимир Путин, актер, каратист, кикбоксер Жан-Клод Ван Дамм һәм тагын да әллә күпме “йолдызлар” октябрь аенда дөньяга килгән.Октябрь безнең өчен тагын ике зур дата белән истәлекле. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары, Башкортстанның, Татарстан­ның, Русиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров 12 октябрьдә — 70 һәм Башкорт­станның, Татарстанның, Русиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нурия Ирсаева 13 октябрьдә 75 яшен билгели. Йолдызнамәнең бизмән билгесе астында туган бу ике йолдыз мәдәни үлчәүдә бертигез олы дәрәҗәгә, чиксез халык мә­хәббәтенә ия булып иҗат итәләр, шикелле.— Исәнмесез! Мөмкинме?Ишек төбендә мине һәр­вакыттагыча ачык йөзле Фидан Сафа улы белән йомшак тапочкалар каршы ала. Җыйнак кына фатир. Йокы һәм кунак бүлмәсе. Фатирның бизә­лешендә Фидан абыйның һөнәри эшчәнлеге чагыла. Грамоталар, бүләккә бирелгән картиналар күп. Берсендә — Фидан Гафаров әле яшь егет. Аны театрда эшләгән хез­мәттәше Фәния Батталованың улы төшергән икән.Чәй табыны артында шушы көннәрдә булачак юбилей һәм, гомумән, артистның бүгенге көне хакында сөйләшәбез.Атна буе телефоннан сөйләшеп тә, очраша алмавыбызның сәбәбе өчен гафу үтенә артист:— Укытучылар көне булды, очрашуларда күп йөрдем. Һәркөн алтыдан торам. Көн буе иҗат эше. Вакыт уза да китә…Театрдагы соңгы рольләре Халисә Мөдәрисованың “Бәхет хакы”нда — Зариф, Сергей Беловның “Мин синең кайнәң булам” комедиясендә — Галия Харисовна хакында сөйләшәбез. Бигрәк тә соңгысы тамашачы өчен көтелмәгән һәм кызыклы булды. Актерның хатын-кыз ролендә дә зур уңыш белән чыгыш ясавы аның осталыгын тагын бер тапкыр дәлилләде.Сөйләшүне дәвам итәбез.— Күчмә театрым бар, — ди Фидан Сафа улы. — Бинасы юк, Бродвей буларак эшли ул. Концертлар белән чыгабыз. Үзем дә җырлыйм, әлбәттә. Татар-башкортлар яшәгән күп өлкәләрдә йөрибез.Биш ел элек очрашканда Фидан Гафаров ике зур хыялы хакында сөйләгән иде. Ул да булса — зур фатир һәм дача сатып алу. Бу хыяллар һаман исән икән әле.— Шулай да, дачам бар дисәм дә була. Агыйдел буенда Дүртөйле районында туган авылым Яңа Уртайда әтием йорты бар. Аны матурладык, кайтып йөрибез. Фәридә апаң әле авылда, Дүртөйле районында. Фәридәгә авылда рәхәт, ул анда чәчәкләр утырта. Аңа анда җиңелрәк. Яңа Уртайда ул күп кеше белән аралаша, киңәшләр бирә. Аны иртәгә алып киләм. Туган көн үткәрергә әзерләнергә кирәк.— Котлаулар, зур табыннар булыр инде?— Юк. Мин театрда котлауга баш-аяк каршы. Теат­рыбызның сәнгать җитәкчесе Олег Хановка да әйттем, беркем дә котламасын, дидем. 10ында театрда үземнең дусларны җыеп концерт күрсәтәм, анда Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәсүл Карабулатов, Флүрә Мурзина һәм башкалар булачак. Унтугызында “Бәхет хакы” спектаклен уйныйбыз.— Ничек инде туган көн үткәрмисез?— Үткәрәсе килми! Мине һәрчак яшь дип уйласыннар.Аннары, купшы сүзләргә, грамоталарга мохтаҗ түгелмен. Ул грамоталар хәзер миллионга тулды.— Алмаган мактаулы исемнәрегез дә калмады, шикелле?— Әйе, калмады.Балалар хакында сорашам. Гомере иртә өзелгән Айбулатны искә алып үтәбез. Башкорт театрында уңышлы эшләп йөргән Азамат өчен сөенәбез.— Нинди ул Азамат? Холкы белән Сезгә охшаганмы?— Улым бик эшчән, акыллы. Миңа ул бильярд уйнарга яратуы белән охшаган. Театрда эшли, зур рольләр уйный. Театрга юлны мин салышмадым. Аның хәтта укырга кергәнен дә белмәдем, бер ел узгач кына әйтте. Барысына да үз көче белән ирешә. Үз акылы, үз юлы бар. Без аңа фатирыбызны бүлеп бирдек, аерым яши.— Өегездә аш исе юк. Әллә аулакта ашарга пешермисез?— Юк шул. “Пышка”дан алып кайтып ашыйм. Йомырка гына кыздыра беләм, аш пешерә беләм, әмма аның ике сәгать буе пешкәнен көтеп утырырга вакытым юк. Эчәк бәлеше яратам.— Эчәк бәлеше — авыл ризыгы. Авылда яшәр идегезме? Сезнең бакча казып, авыл эшләре белән йөр­гәнегезне ничектер күз алдына китерү авыр.— Мин бакча эшен яратмыйм. Авылда яшәсәм дә, бакча эше белән булышмас идем. Авыр эш кешене бетерә. Миңа менә 70 яшь тулып килә, ә мин үземне 45 яшьлек дип хис итәм. Машинада йөрим, төнлә дә, теләсә нинди табигать шартларында да үзем рульдә йөрим. Казанда концерт куям да, кайтып китәм. Водитель стажым — 42 ел.Иҗат эше генә кызыклы. Әле театрда Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап “Кыз урлау” комедиясен яңартырга торабыз. Бик кызыклы эш бу.Кәефкә карап, җырлар да туа. Иске җырларым популяр. Туйларга, юбилейларга чакырсалар, барысы элекке җырларны сорый. Бүгенге җырларның күбесе күңелне актармый.— Әллә Галия белән Заһир образлары күңелгә үткәнгә, мин Сезне һәрчак Нурия Ирсаева белән бер пар кебек кабул итәм. Әле дә уртак проектларыгыз бармы? Бәлки, туган көннәрне бергә үткәрәсездер?— Туган көннәрне бергә үткәр­мибез. Аның өчен икенче төрле әзерлек кирәк. Гомер бәйрәмнәрен туганнар да бергә сирәк үткәрә.Нурия Ирсаева белән уртак проектлар әле дә бар, ул әле көчендә, кызлар кебек.— Фидан абый, Сезнең чит илдә яшәү теләге булмадымы?— Күп йөрелде чит илләрдә. Бервакыт 20 көнгә Япониягә бардым. Өч көн тордым — кайтасы килә. Барысы да ясалма тоела. Финляндиядә өч тапкыр булдым, Сүриядә, Италиядә. Андагы табигатьне җаным да, тәнем дә кабул итми. Мин иркенлек яратам. Мине бернәрсә дә кысарга тиеш түгел. Тормыштан нәрсә алырга телим, барысын да алырга тырышам. Кеше гомере бик кыска бит. Ирешелмәгән бер нәрсә дә калмады кебек. Хыяллар туа тора, тормышка аша тора. Иртәгә эшлисе әйберләрне, кичтән үк әзерли, планлаштыра башлыйм. Үкенечле эшләрем юк. Мин сәхнәдә генә елыйм. Тормышта елаган юк. Сәхнәдә рольнең эчтәлегенә чынлап керәсең, персонажны уй­ныйсың икән, ул булырга тиешсең. Юри елау бер җирдә дә кабул ителми. Кайбер артист­ларның елый торган сәхнәләрдә күзләренә төкерек сөртеп куйганын күргән бар. Бу бөтенләй килешмәгән эш.— Дан медаленең икенче ягы да бар. Таныш-белешләр ярдәм сорап аптыратмыймы?— Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Ярдәм итәм. Бигрәк тә өлкәннәргә дәваханәгә урнашырга. Хәзер дәваханәгә картларны бик теләп алмыйлар. Хәтта “Ашыгыч ярдәм” дә ашыкмый. Үземнең ярдәмгә мохтаҗ булганым юк әлегә. Элек артистларны үз иткән, аларга зур хөрмәт күрсәткән, Морозовлар, Третьяковлар кебек меценатлар булган. Хәзер андый кешеләр сирәк, шулай да бар. Дусларым күп.— Шаулап-гөрләп юбилейлар узгач, күңелсез дә булып калыр әле?— Иҗат белән ныклап шөгыль­ләнергә уем. Җырлар, повестьлар язам, аларны китап итеп чыгарырга уем бар. Шулай булгач, нинди күңелсезләнү?Бизмәндә —  ике йолдызНурия Ирсаева — Башкортстанның иң билгеле актрисаларының берсе, театр режиссеры. Хезмәте зур исемнәр белән билгеләнгән. Алда атап үтелгәннәрдән тыш, ул А. Попов исемендәге көмеш медаль иясе, Акмулла исемендәге премия лауреаты.Нурия Исхак кызы 1942 елда Миякә районының Канбәк авылында туган. Уфа сәнгать училищесының театр факультетында Шамил Рәхмәтуллин курсында укый. Театр корифейлары Зәйтүнә Бикбулатова белән Рим Сыртлановтан дәресләр ала. Аннары укуын Уфа дәүләт сәнгать институтында дәвам итә. 1969 елдан — Башкортстан һәм Русия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.Училищены тәмамлагач, ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый һәм шул чордан аның тормышы сәхнәдән аерылгысыз.Нурия Ирсаева беренче тапкыр Алексей Арбузовның “И вновь встречаются друзья” пьесасы буенча куел­ган спектакльдә Алена роле белән чыгыш ясый. Аннары Сергей Кай­тановның “Балаларым” спек­таклендә — Вера, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” мелодрамасында — Галиябану, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым”ында — Сәрвәр, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хат­лар”ында — Галия, Кәрим Тинчу­ринның “Зәңгәр шәл”ендә — Мәйсәрә һәм тагын бик күп рольләрне башкарырга туры килә аңа. Бик күп спектакльләрдә талантлы артистка төп рольләр уйнарга насыйп була.Күп еллар дәвамында Нурия Ирсаева башкорт сәхнәсенең әйдәүче актрисаларының берсе булып кала. Аны республика тамашачысы гына түгел, илебез һәм чит ил сәнгать сөючеләре дә яхшы белә. Соңгы елларда актриса үзен режиссер буларак та танытты. Туймазы татар драма театрында Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” пьесасын сәхнәләштерде, Стәрлетамак башкорт драма театрында Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасы буенча спектакль куйды.Нурия Ирсаева ике фильмда баш рольләрне уйнаган: режиссер Леонид Белозоровичның “Двое на голой земле” фильмында ул — Ирина, ә “Возвращение чувств”та — Нәзирә.Актриса профессиональ гомерен бик бәхетле саный. Аңа Арслан Мөбәрәков, Зәйтүнә Бикбулатова, Рим Сыртланов һәм башка билгеле артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга насыйп була. Фидан Гафаров белән сәхнә дуэты дистәләгән елларга сузыла, бигрәк тә зур уңыш казана. Алар икесе дә өлкәнәя барса да, тамашачы өчен шул ук Хәлил белән Галиябану, Заһир белән Галия булып кала.Нурия Ирсаева сәламәтлеге һәм мөмкинлеге булганча, театрга, тамашачыга хезмәтен дәвам итәргә әзер. Аның тормышы тулысы белән театрга багышланган, театрсыз яшәвен ул күз алдына да китерә алмый.Нурия Ирсаеваның әле барган спектакльләрдә рольләре:“Бермәл санаторийда” — Таһира;“Мәхәббәт карагы” — Фаягөл;“Ай тотылган төндә” — Ил әнисе;“Мин — хатын-кыз” — Айзарә Әхәтовна;“Бәхет хакы” — Әминә;“Бирнәсез кыз” — Харита Игнатьевна Огудалова;“Кара йөзләр” — Хәмидә;“Йосыф һәм Зөләйха” — өлкән яшьтәге кеше.Миякә районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Хәлил Махиянов:— Нурия Исхак кызы — Башкортстан һәм Татарстан кү­ләмендә данлыклы, билгеле артист, сәнгать эшлеклесе, Миякә районының да зур горурлыгы. Үзенең беренче чыгышларын Миякә районы Канбәк авылы клубының бәләкәй генә сәхнәсендә башлаган яшь кенә кыз баланың сәнгать дөнья­сында шундый зур казанышларга, дан-дәрәҗәгә ирешүе зур бәхеттер ул. Канбәк авылы халкы талантларга бай. Анда гармунда уйный белмәгән, җыр-моңга гашыйк булмаган, театр сәнгатен сөймәгән кеше юктыр. Нурия Исхак кызының таланты үсүгә бу да йогынты ясагандыр. Без, якташлар, милләттәшләр, аның үзен­чәлекле тавыш-моңын, җыр­лавын, сәхнәдә тудырган кабатланмас образларын бик яратабыз.Юбилей уңаеннан якташыбызга, сәнгать эшлеклесенә иҗади уңышлар, үзенә һәм бергә эшләгән коллективына сәла­мәтлек, яңадан-яңа халык күңелендә озак еллар сакланырлык образлар иҗат итүен телибез.

Чыганак:Кызыл таң

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram