Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводы булачак

Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводы булачак. Норвегиянең Nores Watertech компаниясе Казанның «Идея»технопаркы белән берлектә Яр Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводын ачарга килештеләр, дип яза җирле басма.

Заводны төзүөчен 8,5 гектар җир бүлеп бирелә. Аны бер ел эчендә төзеп бетерергә уйлыйлар. Балык заводының беренче чиратын төзү өчен 26,9 миллион евро тотылачак. Һәм ул сафка баскач елына 3 мең тонна сөләйман балыгын эшкәртерлек ерәргә ия була. Аннан соң инде завод киңәеп яңа цехлар эшләп киткәч, Чаллы балык заводы елына 10 миллион тонна балык ризыклары җитештерәчәк.

Сөләйман балыгын баштагы чорда Норвегиядән һәм илебезнең балык тоту предприятиеләреннән китерәчәкләр. Соңыннан Чаллының үзендә, ябык сулыкларда бу төр балыкны үрчетә һәм үстерә башлыйлар.

Чыганак:Татар-информ

One Response to Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводы булачак

  1. «Шәһри Чаллы» газетасыннан алынды дип языгыз икенче тапкыр. Татар -Информга без җибәрәргән язма бу.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram