РӘНИС ГАББАЗОВ: ТУЕБЫЗГА БЕРКЕМ ДӘ ЧӘЧӘК АЛЫП КИЛМӘДЕ

23 сентябрь көнне Р.Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазов Казан кызы Гөлия Сагиева белән гөрләтеп туй итте. Гадәттә, кияү белән кәләшне кочак-кочак чәчәккә күмәләр, ләкин бу туйда яшьләргә чәчәк бүләк итүче булмаган.

— Чакырылган кунакларга «чәчәкләр алып килмәгез, уенчыклар бүләк итегез» дип алдан ук әйтеп куйдык. Туебызга бүләк ителгән барлык йомшак уенчыкларны балалар йортына тапшырдык. Бу — әнием Гүзәл Габбазова идеясе иде. Чәчәкләр — матур, ләкин тиз шиңәләр. Ә уенчыклар игътибарга тансык булган балаларга күпме шатлык китерде. Балаларның шат йөзе, елмаюлы карашы, чын мәгънәсендә, мине куандырды. Мәчеткә йөргәнем, сәдака биргәнем бар, әмма балалар йортына беренче баруым, — дип сөйләде «Intertat.tatar»га Рәнис Габбазов.

Рәнис белән Гөлиянең туе кияүнең туган ягы — Ишеевкада узган. Кунаклар арасында Рәниснең остазы Венера Ганиева, гаиләсе белән продюсеры Рифат Фәттахов, иҗатташ дуслары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов булган. «Туй мәшәкатьләрен тулысынча ике як әти-әниләр күтәрде. Кунаклар саны 100гә якын булды», — ди Рәнис.

Яшьләр ширбәт аен концертка әзерләнеп, ягъни репетициядә үткәрә. «Беренчедән, үз концертларыма әзерлек эшләре бара. Икенчедән, 30 сентябрьдә Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә узачак Р.Ваһапов фестиваленең концертына әзерләнәбез», — диде Рәнис Габбазов.

Чыганак:Интертат.ру
Автор: Эльвира ШАКИРОВА

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram