Әлмәттә өлкәннәр көнендә бушлай ипи өләшәчәкләр

 

 Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәттә “Бушлай ипи” акциясе оештырыла, дип яза җирле басма.

1 октябрь көнне 9.30 дан 11.30 сәгатькә кадәр шәһәрнең биш сәүдә ноктасында әлеге акция кысаларында чара уздырыла. Волонтерлар биредә пенсионерларга бушлай ипи һәм азык-төлек җыелмасы таратачаклар.

Кибетләрнең адресы: Девон урамы, 89; Төзүчеләр пр., 10А; М.Җәлил урамы, 47; Чернышевский урамы, 31; Нефтьчеләр урамы, 29.

Бүләк күләме чикле. Өлгерләргә ул кибетләргә керү урыннарында тәкъдим ителәчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram