Татарстанда 500 мең кешегә гриппка каршы прививка ясалган

574 мең 853 кешегә, шулар арасында 155 меңнән артык балага гриппка каршы вакцина ясалган. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел әлеге вакцина 1 млн 559 мең 200 кешегә ясалачак.

Исегезгә төшерәбез: 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр Казанда метро станцияләре янында бушлай прививка ясатырга була.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram