Әлмәттә Android кушымтасы аша велосипедны арендага алу мөмкинлеге булдырылган

Әлмәттә тест режимында байкшеринг – Gobike проектына старт бирелгән. Ул фиксацияләнмәгән станцияләрсез телефон кушымтасы аша велосипедны арендага алу системасыннан гыйбарәт. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Велосипедны арендага алу өчен, кушымтаны урнаштырырга, хисапны тулыландырырга һәм якындагы велосипедны табып, QR-кодны кертергә кирәк, шуннан соң гына велосипедтан файдаланырга мөмкин. Ярты сәгатьлек йөрү бәясе — 10 сум. Велосипедны шәһәр буйлап урнашкан 300 тукталышның теләсә кайсында калдырырга була. Иң мөһиме: тукталганнан соң, акчаны хисаптан алу дәвам итмәсен өчен, велосипедны блокка кертергә онытмаска кирәк. Әлегә кушымтадан Android җайланмасы хуҗалары гына куллана ала.
Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram