2018 ел башында тарифларда роуминг төшенчәсе юкка чыгарга мөмкин

Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы агымдагы ел ахырына кадәр челтәр эчендәге роумингны бетерү буенча норматив актлар кабул ителүенә өметләнә. Ә 2018 ел башына бу төшенчә тарифлардан юкка чыгачак, дип хәбәр итте журналистларга министр Николай Никифоров.

Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Игорь Артемьев барлык операторлар да ел азагына кадәр роумингны бетерү буенча төп чаралар үткәрәчәк, дип өстәде. Әмма бу эшнең бер өлеше 2018 елның беренче яртысына кадәр сузылырга мөмкин, дип яза ТАСС агентлыгы.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram