Казанда Корбан бәйрәме көнендә шәһәр транспорты 3.30 сәгатьтә үк йөри башлый

 

Казанда Корбан бәйрәме көнендә, ягъни 1 сентябрьдә, мәчетләр аша уза торган җәмәгать транспорты 3.30 сәгатьтә эшли башлаячак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты.

Иртән корбан чалу урыннарына 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91нче автобусларда һәм 1, 2, 12нче троллейбусларда барып булачак.

Шунысын да искәртик: Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе иртәнге 4.30 сәгатьтә укылачак. Корбан чалу йоласы өч көн дәвамында (1-3 сентябрь) махсус әзерләнгән 20 урында үткәреләчәк. Шәһәр хезмәтләре корбанга чалынган хайваннар белән санкцияләнмәгән урыннарда сату итү һәм хайванны тиешсез урында чалуны үз контроленә алачак.

1 сентябрьдә ислам динендәге төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Ул хаҗның тәмамлануын аңлата һәм Ураза гаетеннән соң 70 көн үткәч бәйрәм ителә.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram