Бүген «Күңел» радиосына 20 яшь!!!

Яраткан радиобызны,хезмәттәшләребезне,тыңлаучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!!!Киләчәктә дә яңадан-яңа иҗат уңышлары,кызыклы тапшырулар,матур җырлар белән тыңлаучыларыбызны сөендереп торыйк! «Күңел» радиосынын аудиториясе көннән-көн киңәйсен,тыңлаучылары артып торсын!!!

One Response to Бүген «Күңел» радиосына 20 яшь!!!

  1. Гөлнур Айзат:

    Алсу таңнан серле кичкә
    Дәртләндерә күңелне
    “Күңел”дигән дустыбыз ул-
    “Күңел” белән күңелле!
    Яңа җырлар тәү мәртәбә
    Яңгырый гел “Күңел”дә!
    Һәр йөрәккә ачкыч таба-
    тыңлап хисләр түгелә…
    Кайнары да,шатлыклысы-
    “Күңел” күрә уйларны.
    Мәзәкләре кочак-кочак,
    Котлап китә туйларны…
    Туган көндә ачы таңнан
    “Күңел” котлый чылтырап.
    Хәл белешә,киңәш бирә,
    Котлап бирә җыр җырлап…
    Кызык –кызык табышмаклар
    Тулып ята “Күңел”дә.
    Уйната ул чын йөрәктән,
    Мондый “Күңел”бер генә!
    Ике дистә яши “Күңел”
    Меңләгән йөрәкләрдә!
    Туган конең белән котлап
    Телибез теләкләр дә:
    Тыңлаучылар синең белән
    Торсын,ятсын бергәләп.
    Рәхмәт әйтәм мин дә сиңа
    Чал баш иеп,чүгәләп…
    Җырларымны синең аша
    Тыңлый дуслар,туганнар!
    Иңат бакчам чәчәк атар
    Илдә “Күңел “булганда!!!
    Туган көнең белән,”Күңел”ем!
    Гөлнур Айзат,Буа шәһәре
    Бүләккә-халкыбыз яраткан җырым-“Яшәү яме”!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram


«Күңел» өчен тавыш бир!