Белгечләр чит илләрдәге йогышлы авырулар буенча вәзгыятькә игътибарлы булырга киңәш итә

Бүгенге көндә халык арасында популяр булган берничә илдә кайбер йогышлы авырулар буенча вазгыять гади түгел. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз барды.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина җәйге ялга әзерләнгәндә йогышлы авырулар буенча вазгыятькә күз салырга өнди. 2016 елның октябреннән бүгенге көнгә кадәр Йеменда ваба (холера) авыруының 365 мең очрагы теркәлгән. Моннан тыш, ваба белән авыручылар Кения, Судан, Конго Республикасы, Эфиопия, Сомали һәм башка илләрдә дә бар.

Дымлы, эссе климатлы илләрдә черкиләр тарафыннан күчә торган чирләр аеруча киң таралган. Соңгы 10-15 илдә төрле илләрдә Денге бизгәге үсеше күзәтелә. Хәзерге вакытта Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Көнбатыш-Тын океан регионы илләрендә шул авыру күрсәткечләре арта. 2016-2017 елларда Денге бизгәгенең 845 меңнән артык факты теркәлгән. Филиппин, Мексика, Коста-Рика, Вьетнам, Һиндстан, Таиланд, Шри-Ланка, Малайзия, Кытай, Япония, Сингапур илләрендә авыручылар бигрәк тә күп. Любовь Авдонина 8 туристның шул бизгәкне эләктереп кайтканын әйтте. Денге бизгәге – буыннарны, сөякләрне зарарлаучы бизгәк. Икенче төрле аны «жираф бизгәге» дип тә атыйлар.

Сары бизгәге Африканың 32 илендә, Көньяк Американың 12 илендә таралыш алган. Бу Бразилия, Венесуэла, Колумбия, Панама, Перу, Ангола, Бенин, Гвинея, Конго, Камерун, Нигерия, Руанда, Сомали, Чад, Эфиопия, Боливия, Эквадор һәм башка дәүләтләр. Белгечләр, бу илләргә барганда, сары бизгәгенә каршы вакцинация узу турында халыкара таныклык булу мөһимлеген искәртә. Вакцина сәфәргә чыкканчы 10 көннән дә соңга калмый ясалырга тиеш. Иммунитет гомерлек. Татарстанда вакцинация Чехов урамы, 1″а» йорты адресы буенча 2нче Республика клиник хастаханәсендә уздырыла.

Белгечләр чит илләрдә ял турында уйлаганда, эпидемиологик яктан имин илләрне сайларга киңәш итә. «Туроператорлардан да кызыксынырга, ведомство сайтына да кереп белергә була. Моннан тыш, барасы илләрдә нинди чикләүләр булуы белән дә кызыксынырга кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә терапевт белән, балалы әниләргә педиатр белән киңәшләшү зарур. Безнең илдәге мәҗбүри саналган инфекцияләрдән прививка ясау мөһим. Пансионат, я кунакханә сайлаганда, су белән тәэминат һәм канализация үзәкләштерелгән булганнарын сайлау хәерлерәк”, — дип билгеләп узды Любовь Авдонина.

Белгечләр су, туклану продуктлары, пычрак куллар аша ваба (холера), корсак тифы, энтеровирус инфекциясе, дизентерия, вируслы А гепатиты күчү ихтималлыгын белдерә. Кан суыручы бөҗәкләр аша бизгәк, сары бизгәге, төрле геморрагияле бизгәкләр йогарга мөмкин. Авырту кешеләр яки пычрак объект белән контакт аша Эбола бизгәге, корчаңгы, педикулез, тәндәге гөмбә авырулары, коронавирус инфекцияләре йога ала. Җенси юл белән СПИД, сифилис, хламидиозлар күчә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram