Арчада җитештерелә торган су Россиядә иң куркынычсызы дип табылган


Татарстанның Арча районындагы “Хотня” җәмгыятендә эшләнелүче “Хотнинская” суы беренче категориядәге газлы булмаган иң куркынычсыз һәм сыйфатлы су дип табылган. Тикшеренүләрне Татарстан алкоголь инспекциясе Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар буенча Татарстанның дәүләт төбәк үзәге белән берлектә үткәргән.

Экспертлар тикшерү өчен алдан лаборатор сынаулары үткәреп, куллану дегустациясе уздырылган. Моның өчен 50 популяр исемдәге бер литры 6,99 сумнан 276 сумга кадәр булган сулар сайланган. Алар рәтенә шешәгә тутырылган эчә торган һәм минераль сулар кергән.

Татарстан алкоголь инспекциясе сынаулары нәтиҗәләре буенча, икенче урынны Лениногорскида чыгарылучы SHIFASU алган. Өченче урынга шулай ук Лениногорск районында чыгучы “Бакировская” маркалы су лаек булган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram