Владимир Путин ОСАГО буенча бәхәсләрне судка кадәр хәл итү турындагы канунга кул куйды


Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча бәхәсләрне судка кадәр хәл итү турында канун имзаланган. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Аның нигезендә, Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүдә бәхәсләрне судка кадәр хәл итү карары буенча комиссия иминият компанияләре арасындагы яңа бәхәсләрне карый алачак. Тиешле документ хокук мәгълүматат рәсми сайтында басылып чыккан. Ул бастырылган көненнән соң 30 көн узгач гамәлгә керәчәк.

Әлеге документ нигезендә, Россия автоиминиятләштерүчеләр союзы тарафыннан төзелгән комиссия һәм чыгымнарны кайтару буенча җаваплы як, бәхәсләрне иминиятләштерүчедән гариза кергәннән соң 20 эш көне эчендә караячак. Соңгылары комиссия карары белән ризалашмаса, бәхәс, элеккечә, арбитраж судка озатыла.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram