Якынча 50 мең татарстанлы, бурычлары булу сәбәпле, чит илгә чыга алмый

Хәзерге вакытта 46 704 татарстанлыга чит илгә чыгу ябык, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

Узган елда чит илгә чыгу чикләве 24 298 кешегә салынган. Агымдагы елның 5 аенда 9292 татарстанлының, бурычларын түләгәнгә күрә яки башка сәбәп белән, чит илгә чыгу хокукы  кире кайтарылган.

Татарстан приставлары әҗәте ун меңнән артып киткән гражданнарның чит илгә чыгу хокукы чикләнергә мөмкин, дип искәртә.

Республика халкына алдан ук бурычлары булу-булмау хакында мәгълүматны тикшерергә киңәш ителә, чөнки бу чикләүне юкка чыгару күпмедер вакыт таләп итә. Ә вакыт мәсьәләсе җәйге чорда зур әһәмияткә ия.

Бурычлар булу-булмауны «Банк данных исполнительных производств» электрон сервисы аша тикшерергә була. Ул Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында урнаштырылган. Шулай ук бу мәгълүматны яшәү урыны буенча суд приставларының район бүлегендә белергә мөмкин.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram