«Халык контроле» чүплекләрне юкка чыгарырга ярдәм итә

Республиканың битараф булмаган кешеләре Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын, шул исәптән “Халык контроле” системасын актив куллана. Гыйнвар башыннан экологик хәлгә битараф булмаган республика халкыннан “Чүплек” категориясенә 600 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларының мөрәҗәгатьләре су саклау зоналары, бакчачылык ширкәте, гараж кооперативлары, шулай ук урман тирәсендәге чүплекләргә кагыла.

Әлеге категория буенча гариза калдыру өчен чүплек урнашкан тирәлекне фотосурәткә төшерергә кирәк. Алар башкаручы идарәгә әлеге күрсәтелгән җирлекне табарга һәм чүплекне юк итәргә ярдәм итәчәк.

Бу категория буенча мөрәҗәгатьләр чишелешен Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы контрольдә тота, ә чүплекләрне юк итү буенча җирле үзидарә органнары шөгыльләнә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram