Болгар ислам академиясенең рәсми ачылышына кадәр, җәйге мәктәп эшләячәк

Июль аенда Болгар ислам академиясендә җәйге мәктәп эшли башлаячак. Биредә укыячак студентлар инде бер-берсе белән танышып, академиянең яшәү шартларына күнегә башлаячак. Бу хакта кичә кичә Болгарда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ислам академиясенең матбугат сәркатибе Алмаз Әхмәтҗанов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, җәйге мәктәп үзенә күрә сынау кебек булачак. Укыту системасы, академиядәге хуҗалык эше өчен дә бу беренче чирканчык булачак. “Җәйге мәктәптә укыганнар уку йорты студентлары булачак. Хәзерге вакытта аларны уку йортына кабул итү мәгълүмати характерда гына бара. Лицензия булмыйча, әле рәсми кабул итү эше үткәрелми”, — дип белдерде Алмаз Әхмәтҗанов.

Искәртеп үтик, бүген Болгар ислам академиясендә «Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары» фәнни-гамәли конференциясе уза. Аны республика мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Россия Федерациясенең Ислам белеме буенча совет оештыра. Конференция кысаларында белем бирү стандарты презентацияләнәчәк. “Без үзебезнең Болгар ислам академиясе өчен әзерләнгән белем бирү стандартын презентацияләячәкбез. Сентябрьгә, ачылышына кадәр, стандартка нинди үзгәрешләр кертеп булу турында сөйләшәчәкбез. Ислам белеме белән бәйле проблемаларга тукталачакбыз. Барлык үткәрелгән эшкә берникадәр йомгак рәвешендә узачак киңәшмә булачак бу”, — дип белдерде Алмаз Әхмәтҗанов.

“Бүген узачак Россиядә ислам белеме буенча совет утырышына ислам уку йортлары, теология юнәлеше булган дөньяви уку йортлары ректорларын, мәдрәсә директорларын чакырдык. Аларның студентлар биредә нинди шартларда яшәячәген үз күзләре белән күрүен теләдек. Ректорлар үзләреннән дә академиядә уку өчен яшьләрне тәкъдим итәчәк”, — дип билгеләп узды Алмаз Әхмәтҗанов.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram