Татарстанда Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла

Иртәгә – 30 июньдә, Татарстанда Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу хакта оештыручылар җиткерә.

Республика халкы консультацияне Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлегендә, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә, район һәм шәһәрләр «Бердәм Россия» партиясе җәмәгать кабул итү бүлекләрендә, Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә алырга мөмкин.
Гомумән, кабул итүләр көн дәвамында (Казанда – 9.00-17.00, район һәм шәһәрләрдә 8.00-16.00 сәгатьләрдә) республика буенча 56 пунктта узачак.
Чыганак:Татаар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram