Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов турындагы имеш-мимешләр дөресме?

 

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов турындагы имеш-мимешләр дөресме?

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның өч кияү арасында сайлануы турында язган идек. Хәтерләсәгез, җырчы тамашачыга «Гөлсирингә — өч кияү» исемле программа да тәкъдим иткән иде. Хәзер исә Гөлсириннең сайлау мөмкинлеге юк, чөнки өч егетнең икесе бу исемлектән төшеп калган. Шулай итеп, Гөлсирин кайсы кияүне сайлаган соң?

— Өч кияү дигәннәре ул — Рәнис Габбазов, Азат Абитов һәм Артур Шөгаепов иде. Ләкин Рәнис Габбазовның очрашып йөри торган сөйгән кызы бар, аларның мәхәббәтенә сокланам, бәхет телим. Артур Шөгаепов исә Башкортстанга күченеп китте, — дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлсирин Абдуллина.

— Гөлсирин, Азат белән сезнең турында күптәннән имеш-мимешләр йөри. Сез, чынлап та, бергәме?

— Без Азат белән гел бергә, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Үзара яхшы мөгалләмәдә булуыбыз безнең дуэтларда да чагыла дип уйлыйм. Азатның кызлар кызыгырлык чибәрлеге, буй-сыны бар. Ул — искиткеч акыллы, игътибарлы, ярдәмчел кеше. Без — бик яхшы дуслар.

— Димәк, сезне бергә күрү өмете бар?

— Өмет һәрвакыт бар!

— Гөлсирин, синең өчен егет кешедә нинди сыйфатлар мөһим?

— Тырышлык, эш сөючәнлек, юмартлык. Шулай ук егет кеше тәрбияле һәм хатын-кызга карата ихтирамлы булырга тиеш.

Эльвира ШАКИРОВА

 Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram