Элемтә операторларына гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү бурычы йөкләнеләчәк

Россиялеләргә гадәттән тыш хәлләр турында мобиль челтәр, радио һәм телевидение аша бушлай мәгълүмат җиткерәчәкләр, дип хәбәр итә “Известия”.

Чәршәмбе Россия сенаторлары гражданнарны гадәттән тыш хәлләр турында барлык булган ысуллар белән мәгълүматлаштыру турындагы законга төзәтмәләр кертүне карар дип көтелә.

Төзәтмәләр гадәттән тыш хәл булу куркынычы туса, шулай ук сугыш хәрәкәтләре башлану куркынычы янаса, элемтә операторларына ашыгыч мәгълүматны бушлай тапшыру бурычы йөкләнелә, дип хәбәр итә Россия Федереация Советының матбугат хезмәте.

«Мәскәүдәге табигый бала-каза халыкның шундый гадәттән тыш хәлләр турында алдан хәбәр итүгә мохтаҗлыгын күрсәтте», — дип аңлатты Федереация Советының икътисадый сәясәт буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Алексей Майоров.

Аның сүзләренчә, канун халыкны барлык мөмкин булган табигый һәм техноген бәла-казалар турында мобиль челтәр, радио һәм телевидение аша мәгълүмат тапшыруны тәэмин итәчәк.
Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram